Шәhәр hәм район тарихы

Идел кичүендә төн кунып чыгуөчен салынган алачыктан 205 еллык тарихы һәм талантлы халкы, Татарстан өчен мөһим производствосы булган төбәккә әйләнгән җир ул – гүзәл Яшел Үзән.

Без әлеге тарихның кайбер баскычларын күрсәтәбез, ул газета укучыларыбызга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

1703 ел – Мәскәүгә илтүче почта трактында, төн кунып чыгу өчен, йорт салына.
1802 ел – Яшел Үзәннең юл башы булган Гәр авылына нигез салына.
1865 ел – Кабачищи бистәсе турында беренче тапкыр телгә алына.
1890 ел – Казан өязе Ильинское волостеның Кабачищи пүчинкәсе мөстәкыйль Кабачинское авыл җирлегенә әйләнә. Бу авылны булачак Яшел Үзәннең анасы дип атарга була.
1890 ел – Америка эшмәкәре Ропс биредә шырпы фабрикасы төзи, бу хәл агач эшкәртү сәнәгатенә нигез сала (бүгенге ЗФЗ).
1892 ел – Гәр авылында халык акчасына агач чиркәү салына. Яшел Үзән приходы төзелә, Гәр һәм Кабачищи авылы бергә кушылып, Яшел Үзән авылына әйләнә.
1893 ел – Кабачищидан 3 километр ераклыкта барлыкка килгән Яшел Үзән торак пункты Мәскәү – Казан тимер юл станциясе статусы ала.
1895 ел – затон ярында судно ремонтлый торган казна остаханәләре төзелә (хәзерге Горький исемендәге суднолар төзү заводы).
1898 ел – Волга-Вишер акционерлык җәмгыяте металлургия заводы төзүгә керешә (хәзерге ПОЗИС).
1910 елдан 1913 елның 25 маена кадәр – бөек рус галиме, күпер төзүче инженер, профессор Н.А.Белелюбский проекты буенча Идел елгасы аша күпер төзелә. Күпер пролеты күләме буенча үз заманы өчен Европада – беренче, ә дөньяда икенче күпер була.
1913 елның 11 июле – күперне тантаналы ачу. Паратск затоны бистәсе Яшел Үзән дип атала башлый.
1918 елның 15 августы – Совнарком декреты белән Яшел Үзәнгә сәнәгать тибындагы бистә статусы бирелә.
1918 ел – Кабачищи, Идел аша күпер, Зөя станциясе Беренче бөтендөнья сугышының үзәгенә әйләнә.
1929 ел – «Зеленодольская правда» газетасы оеша.
1929 елның җәе – үз вакытының иң зур заводларыннан берсе фанер заводы эшли башлый (бүгенге ПФМК).
1929 ел – Васильево бистәсендә беренче пекарня ачыла.
1930 елның 21 феврале – партиянең Свияжск райкомы активы җыелышында кулаклар язмышы хәл ителә.
1931 елның 18 сентябре – Паратск заводын җибәреп карыйлар.
1931 елның 1 октябре – «Паратск заводы» предприятиесе тантаналы төстә Серго исемендәге завод дип үзгәртелә.
1932 елның 10 марты – Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелә.
1933 ел – 100 койкалык дәваханә төзелә.
1935 ел – Яшел Үзән икмәк заводы төзелә.
1935 ел – шпал заводы файдалануга тапшырыла.
1939 ел – механика көллияте эшли башлый.
1942 ел – Паратскида хәрби төзелеш отрядыннан Яшел Үзән промстройфирмасы төзелә.
1944 ел – Яшел Үзән суднолар төзелеше техникумына нигез салына.
1944 елның 10 декабре – «Родина» мәдәният сарае ачыла.
1946 елның 16 апреле – халык депутатларының Яшел Үзән Советы башкарма комитеты карамагында мәдәният бүлеге оештырыла.
1947 ел – спорт мәктәбе ачыла.
1949 елның ноябре – махсус приказ белән Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы оештырыла, ул вакытта ЦКБ-340 дип атала.
1951 ел – шәһәр урамнары буйлап беренче маршрут автобуслары йөри башлый.
1955 ел – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшли башлый.
1958 ел – Яшел Үзән район үзәге була.
1960 ел – ПОЗИС конвейерыннан «МИР» суыткычының беренче партиясе төшә.
1961 ел – Горький исемендәге завод стапеленнән беренче «МЕТЕОР» теплоходы төшә.
1962 ел – «Россия» кинотеатры ачыла.
1963 ел – медицина училищесы ачыла.
1965 ел – Казанның «Татгражданпроект» оешмасы Яшел Үзәндә күлне төзекләндерү буенча проект эшли.
1967 елның 6 ноябре – Ял паркында Дан мемориалы ачыла.
1969 елның 29 декабре – Яшел Үзән универмагы ачыла.
1971 ел – Горький исемендәге мәдәният сарае ачыла.
1975 ел – шәһәр пляжы төзелә башлый.
1976 ел – автовокзал бинасы файдалануга тапшырыла.
1977 елның ноябре – өсте капланган яңа шәһәр базары эшли башлый.
1978 ел – Яшел Үзәнгә комсомолның 60 еллыгына Советлар Союзының барлык төбәкләреннән 20нче, 30нчы, 40нчы еллар комсомоллары җыела.
1978 елның ноябре – үзәк китапханә системасы төзелә. Ул шәһәр һәм районның 49 китапханәсен берләштерә.
1979 ел – Җиңү көненә багышлап беренче марафон үткәрелә.
1980 елның 21 октябре – Яшел Үзәндә ТР Милли музееның филиалы – халык иҗаты һәм этнографиясе музее ачыла.
1990 ел – 120 койкалык бала тудыру йорты ачыла.
1990 ел – «Яшел Үзән» телекомпаниясе ачыла.
1991 ел – игумен Всеволод җитәкчелегендә Раифа ирләр монастыре торгызыла башлый.
1992 ел – Мирный микрорайонында сәнгать мәктәбе эшли башлый.
1994 елның 10 октябре – «Зеленый Дол» телекомпаниясе «Наш Зеленый Дол. Зеленодольск» газетасын гамәлгә куя.
1994 ел – Раифа монастыренда Идел буенда бердәнбер балалар приюты ачыла.
1995 ел – «Яшел Үзән» газетасы нәшер ителә башлый.
1998 елның апрелендә – «Ветеран» йорты файдалануга тапшырыла.
2000 елның 12 мае – «Идел» инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге эшли башлый.
2002 елның феврале – рәсем сәнгате мәктәбе һәм шәһәр галереясы ачыла.
2004 елның 9 мае – тарихи- мәдәни мирас музее ачыла.
2005 елның мае – Дан паркында масштаблы реконструкция.
2007 елның 7 сентябре – Яшел Үзәннең 205 еллыгы уңаеннан шәһәр казанышларын символлаштыручы стела куела.
2010 ел – Зөя утравында масштаблы торгызу эшләре башланды.


Район тасвирламасы

Идел елгасы Яшел Үзән районы җирлеген уң һәм сулъяк өлешләргә бүлә. Яшел Үзән районы Чуваш һәм Марий Эл республикалары белән чикләшә. Район җирлеге буйлап ( Казан,Мәскәү, Ульяновск, Марий Эл республикасының башкаласы Йошкар-Ола юнәлешләренә) тимер юл уза. Яшел Үзән шәһәре янәшәсеннән Йошкар-Олага автомобиль юлы уза. Займище бистәсе янәшәсендә Идел аша автомобиль һәм тимер юл күпере , шәһәр янында автомобильләр өчен паром кичүе эшләп килә.

Яшел Үзән - район үзәге буларак , зурлыгы буенча Татарстанда бишенче шәһәр. Ул Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, Казаннан көнбатышка таба 40 км. ераклыкта, Идел елгасының сулъяк ярына урнашкан. Яшел Үзәндә 100 меңнән артык кеше яши.

1865 нче елдан ул Кабачище бистәсе буларак билгеле, аннан соң Паратск затоны исемен йөртә. 1928 нче елдан Яшел Үзән эшчеләр бистәсе булып атала, 1932 нче елның 10нчы мартыннан шәһәр статусы ала.

Халкы

Бүгенге көндә районда 160 мең кеше яши. Аларның 51,4 %-руслар, 43,5% -татарлар,2,6% -чувашлар, 0,7% -марийлар.

Сәнәгать

Бүгенге көндә Яшел Үзәндә уннарча сәнәгать оешмалары эшли, аларның продукциясе күп чит илләргә чыгарыла. Җитештерүнең төп тармаклары- суднолар төзү (ААҖ “Яшел Үзәндәге Горький заводы),машина төзү (ААҖ “Серго исемендәге завод”, Яшел Үзән машина төзү заводы), агач эшкәртү (ААҖ “ Яшел Үзән фанер заводы”, ҖЧҖ “ Идел ягы фанер җиһаз комбинаты”). Яшел Үзән районы җирлегендә химия лабораторләре өчен савыт-саба җитештерү киң таралган(ҖЧҖ” Васильево пыяла заводы”) . “Майский” агрокомбинаты һәм “Казанский” кошчылык фбрикасы җитештергән продукциянең даны респуликадан тыш чит төбәкләргә дә таралган.

Авыл хуҗалыгы


Районда көзге һәм язгы бодай, көзге арыш, арпа ,солы ,бәрәңге , яшелчәләр үстерелә.Төрлекчелекнең төп тарамагы-сөт-ит, кошчылык, умартачылык. Авыл хуҗалыгының төп инвесторы-ААҖ “Кызыл Шәрыкъ АГРО”. Районда шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары бик киң таралган.

Медицина

Яшел Үзән районының сәламәтлек саклау хезмәте 450 дән артык табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре эшли торган 17 дәвалау- профилактик оешмасын һәм 50 фельдшер пунктларын үз эченә ала.Капитал төзәтүдән соң, хәзерге заман таләпләренә туры килерлек операция ясар өчен,район үзәк хастаханәсенең неврология һәм хирургия бүлеге, Яшел Үзән шәһәрендәге балалар шифаханә бинасы , Усаклык бистәсенең килеп-китеп йөрүче авыруларны дәвалау йорты (амбулаториясе) яңа стандартлы җиһазлар белән тәэмин ителде, терапия корпусы төзелде. 2010 нчы елда районара кан тамырлары үзәге ачылды. Яшел Үзән районы “ Васильево” бальнеоклимат шифаханәсе, “Наратлык”,” Дельфин” профилактик шифаханәләре, шулай ук “Идел” шифаханәсе кебек сәламәтләндерү оешмалары белән данлыклы.

Мәгърифәт

Яшел Үзән муниципаль районында 52 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли. Шәһәр һәм районның 58 мәктәбендә 17 меңнән артык укучы белем ала,1 башлангыч һөнәри һәм 5 урта һөнәри , 4 югары уку йорты филиалы һәм берничә өстәмә белем бирү оешмалары да бар. Мәсәлән: “Дельфин” балалар сәламәтләндерү үзәге,балалар иҗат үзәге һәм башкалар.

Мәдәният

Яшел Үзән шәһәрендә балалар өчен рәсем,сәнгать,музыка мәктәпләре,” Ал җилкән” исемле балалар йорты, тарихи - мәдәни мирас музейлары бар. Васильево бистәсендә Иҗат йорты һәм Константин Васильев музее ачылды. Шәһәрдә 2 мәдәният йорты (“ Балалар музыкаль театры” һәм “Горький ” исемендәге мәдәният үзәге) эшли. Шәһәр һәм районның тарихы бөек шагыйрь Габдулла Тукай,мәгърифәтче Каюм Насыйри , танылган фән һәм сәнгать, культура эшлеклеләре исемнәре белән дан казанган.

Ял итү,сәяхәт

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы җирлегендә урнашкан бердәнбер Идел- Кама табигый дәүләт тыюлыгы - Ауропада һәм Татарстанда иң зур тыюлыкларның берсе.Ул көнчыгыш тайга,катнаш һәм куе яфраклы урманнар сирәк очрый торган зонаны үз эченә ала. Идел- Кама тыюлыгында иң зур һәм сирәк очрый торган ботаник бакча урнашкан.Монда төньяк Америка,көнчыгыш Ауропа һәм Азия илләреннән 400 дән артык үсемлекләр җыелмасы тупланган. Раифадагы Гайсә анасы ирләр монастыре һәм Зөя утравы бөтен дөньяга билгеле.



Соңгы яңарту: 05 ноябрь 2014, 11:50
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования