Уеннан уймак: 1 млн сумлык

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Ике атна элек Яшел Үзәндә, 5нче гимназия янында, «Higer» автобусы һәм «ГАЗЕЛЬ» автомобиле янган иде.

Ике атна элек Яшел Үзәндә, 5нче гимназия янында, «Higer» автобусы һәм «ГАЗЕЛЬ» автомобиле янган иде. Әлеге автомобильләр “Исток” яшүсмерләр клубы берләшмәсенеке була. Ә ут төртүчеләр үзләренең “батырлыклары” камерага төшерелүе турында башына да китерми. 
Исегезгә төшерәбез, 26 майда МЧС дежур телефонына Гоголь урамында урнашкан яшьләр клубы базасында янгын чыгу турында хәбәр килә. Урынга килгән коткаручылар дөрләп янган «Higer» автобусы һәм «ГАЗЕЛЬ» автомобиленә тап була. Видеокүзәтү ярдәмендә полиция хезмәткәрләре ут төртүне өч балигъ булмаган яшүсмер кылганлыгын ачыклый. Моннан тыш, алар ук ике көн алда автобус тәрәзәсен вата. Соңрак бу өч укучының да 11нче мәктәпнең II сыйныф укучылары булуы ачыклана. 
-Сорау алу вакытында балигъ булмаганнар 23 май көнне Гоголь урамындагы 60нчы йорт янында йөрүләре турында сөйли. Автобусны күрүгә алар таш ата башлый. Беренче тапкырдан гына тәрәзәне җимерә алмыйлар, ярдәмгә дустын чакыралар. Берничә көн узуга – 26 майда икенче класста укучылар тәрәзә юа торган сыеклык, шырпы һәм кәгазь алып, транспортка ут төртәләр. Башкарган гамәлләренең сәбәбен аңлатып бирә алмыйлар, - дип сөйләделәр Яшел Үзән балигъ булмаганнар бүлегендә. 
“Исток” яшүсмерләр клубы берләшмәсе җитәкчелеге укучыларның әти-әниләрен судка бирәчәк. Шунысын да искәртергә кирәк, балалар шуклыгы 1 млн сум белән исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International