Социаль хезмәтләрне электрон формада

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Хәзер социаль ярдәм алу өчен социаль яклау бүлегенә барып йөрмәскә дә була.

Аны өйдән генә электрон формада эшләү мөмкинлеге бар. Моның өчен  ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча  tatarstan uslugi.ru  Порталына керү дә җитә.

Әйтик, ата-аналар түләүләренә компенсация, бала пособиеләре, ташламалы субсидияләр алу өчен шушы юл белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Моның өчен сезгә компьютер аша Интернетка керергә һәм башта esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча, ә аннан соң Порталда “Личный кабинет”та теркәлергә кирәк.

Бу бик уңайлы һәм вакытыгызны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International