Яшел Үзәндә Яшьләр көнен ничек бәйрәм итәләр?

2018 елның 29 июне, җомга

Яшел Үзәндә, шимбә, 30 июньдә Яшьләр көнен бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм чаралары 17 сәгатьтә шәһәр пляжында башлана.

Нинди сюрпризлар әзерләп куйганнар икән соң Яшел Үзән яшьләренә?
Бәйрәм чаралары:
16.15 – мотойөгерү (стеладан алып, шәһәр пляжына кадәр);
17.00 – Яшьләр көнен тантаналы төстә ачу;
17.00 – пляж волейболы буенча ярыш;
17.00 – күңел ачу яшьләр эстафетасы;
17.30 – “Сәламәтлек” спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын котлау;
18.00 – «Дорогудо» кавер-төркеме чыгышы;
19.30 – шәһәр DJларыннан дискотека.
.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International