«Трактор-Прицеп» операциясе бара

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә 2018 елның 13 июненнән «Трактор-Прицеп» операциясе игълан ителде.

Әлеге чара, үзйөрешле техникаларны куллану вакытында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә кертелә һәм 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм аңа техник карау уздыру әзерлеге үтәлешенә, техника белән идарә итүченең тракторист-машинист таныклыгында әлеге төр техникага категориясе булуга аерым игътибар биреләчәк. Аларны бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.
Тикшерү вакытында кыен хәлдә калмас өчен, әлеге төр техниканы эксплуатацияләүчеләрдән тиешле кагыйдәләрне үтәү сорала.
Кагыйдәләр  бозылган очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына ярашлы  рәвештә административ беркетмәләр  төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International