Кан басымы турында онытыйм дисәң...

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бер уч укроп орлыгы ярдәмгә килер. Кечкенә чәйнеккә өеп бер аш кашыгы укроп орлыгы һәм ярты литр кайнаган су салыгыз да 40 минутка тастымал белән төреп куегыз.

Әлеге даруны көн дәвамында җиде тапкыр­дан да ким булмаган күләмдә (10 булса тагын да яхшы) чәйнекнең авызыннан гына өчәр йотым эчегез. Моны ашаганда эшләгез. Ач карынга яки ашап туйгач кирәкми. Югары кан басымы нормага киләчәк, эч кату, ашказанында һәм сидек куыгындагы авыртулар бетәр, бәвел һәм нәҗес тотмау юкка чыгар. Дәвалану курсы – бер атна, аннары бу төнәтмәне кисәтү чарасы буларак һәр айда 2-3 көн кулланырга ярый.
Әйтелгән нәтиҗәләр­дән тыш укроп орлыгы төнәтмәсе әле йөткерү, бронхит, тамак авыртуыннан һәм йокысызлык­тан да дәвалый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International