Югалган балыкчы табылган

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрьдә югалган балыкчыны Татарстан коткаручылары Яшел Үзән районында тапкан. Бу хакта РФнең ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениясе матбугат үзәге хәбәр итә.

1986нчы елгы ир-ат гәүдәсен Идел елгасында, Щурячий утравы янында табалар. Коткаручылар гәүдәне полиция хезмәткәрләренә тапшыра. Ир-ат 9 сентябрьдә балык тотарга киткән булган. Иртәнге 7дә резин көймәдә утрауга йөзә һәм кайтмый. Водолазлар берничә мең квадрат метрда елга төбеннән аны эзләргә керешә. Ирнең гәүдәсе 8 тәүлек узганнан соң гына табыла.

Фото: Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын сагы хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International