Васильевода янгында кабат корбан

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Васильево бистәсендә тагын зур янгын чыкты. Бу юлы да янгын корбаны бар.

 

Совхозная урамындагы йорт хуҗабикәсе Казаннан өенә кайткач, көйгән  электрүткәргечләрне һәм каралган идәнне күреп, күршеләрен ярдәмгә чакыра. Күршедә яшәүче гаилә кызлары белән өйгә керә. Әти-әнисе белән кергән кыз өйдән чыгып барганда шартлау тавышы ишетә. Янган өйдән хуҗабикә чыгып өлгерә. Ярдәмгә кергән ир газ шартлаудан аңсыз егылган хатынын янган йорттан чыгарырга тырыша. Кыз да ярдәмгә ашыга. Әмма аларның көче җитми. Хатынның гәүдәсен АГВ миче яныннан  янгын сүндерүчеләр генә чыгара. Йорт хуҗабикәсенең  һәм ирнең куллары һәм битләре пешә. Алар хәзер дәваханәнең хирургия бүлегендә ята.
Янгынның газ җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Хәзер аның сәбәп­ләре ачыклана.
Ничек кенә булмасын, чираттагы янгын ике гаиләгә зур кайгы китерде.  Йорт һәм хуҗалык сарайлары  янып бетте, кешеләр зур зыян күрде. Иң куркынычы – кеше янып үлде.

Резедә Йосыпова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International