Корбаннарын кыйнаганнар, талаганнар

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре 2018 елның октябрендә ай буе эчемлекләр куллана торган урыннарны талап йөргән дүрт яшь кешене тоткарлады.

Иң өлкәненә – 28, иң кечесенә 19 яшь булган тоткарланучылар төнге барларда спиртлы эчемлек кулланып, үзләренә корбаннарны шунда тапкан. Алар гадәттә исерекләргә һөҗүм ясый торган булган. Әлбәттә инде, талаучылар корбаннарының кыйммәтле әйберләре – телефоны, акчасы булуын игътибарга алган. Ялгыз корбаннарына алар аулак урында һөҗүм иткән. Менә шулай, зыян күрүчеләрнең берсе – 39 яшьлек ирнең алар кабыргаларына кадәр сындырып бетергән. Җинаятьчеләр аның 7 мең сум акчасын талап алган.

Хәзерге вакытта әлеге фактлардан чыгып, «Талау» һәм «Юлбасарлык» маддәләре  буенча җинаять эшләре кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International