1 апрельдән пенсияләр арта

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсияләрне арттыру буенча проект әзерләгән.

 

1 апрельдән аларны 2 процентка арттыру күздә тотыла. Шушы чордан хәрби хезмәткәрләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград блокадасын кичерүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиация яисә техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең дә пенсияләре артачак.
Гомумән алганда, арту 4 миллион кешегә кагыла, шуларның 3,2 миллионы — социаль пенсия алучылар.

Уртача алганда, пенсия күләме 182 сумга артып, 9266 сумга (шулай ук, уртача күләм) җитәчәк.

Чыганак — Кызыл Таң

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International