Безнең кызлар сынатмый

2019 елның 12 апреле, җомга

1сеннән 5 апрельгә кадәр Саранск шәһәрендә спорт гимнастикасы буенча, юниорлар арасында,  Идел буе федераль округы беренчелеге узды, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.

Ярышта 19 шәһәрдән 63 гимнаст катнашкан. Татарстан Республикасының җыелма командасына Яшел Үзәннең 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Мария Минаева, Азалия Камалиева, Ралина Басыйрова да кергән. Киеренке ярышта Мария Минаева сикереп һәм ирекле күнегүләрдә җиңеп, 2 урын яулаган. Тренер-укытучылары Гөлнара Әхмәтҗанова һәм Александр Артамоновны котлап, киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International