Васильево мәктәбе укучылары акциядә актив катнаша

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Васильевоның 3нче мәктәбе укучылары Экояз-2019 акциясендә актив катнаша. 

Алар макулатура, пластик капкачлар, батарейкалар җыя. Өмәләрдә катнашып, территорияне ялт иттерә. Акция кысаларында иске әйберләргә яңа сулыш та өргәннәр. Кул эшләре, кош оялары мәктәп янын матурлап торачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International