Татарстанда Пасха уңаеннан төп чаралар Раифа монастыренда узачак

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бәйрәм гыйбадәтен митрополит Феофан үткәрәчәк.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородица монастыренда Пасха гыйбадәтен үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бөек шимбәдә, 27 апрель көнне 8:30 сәгатьтә митрополит Казанның Серафим Саровский чиркәвендә оештырылган литургияне җитәкләячәк.

23:30 сәгатьтә Раифа монастыренда бәйрәм гыйбадәте башланып китә. Иң элек архиерей төн уртасында җәмәгать белән гыйбадәт кылачак, шуннан соң тәре йөреше башланып китә. Шуннан соң митрополит иртәнге гыйбадәт кылачак һәм илаһи литургияне җитәкләячәк.

27 апрельдән 28енә каршы төндә теләгән һәркем чиркәүгә изгеләндерү өчен пасха йомыркалары һәм куличлар алып килә алачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185064/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International