Мулла Илендә укулар узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Мулла Иле авыл җирлегендә су басу чорында иминлекне саклау буенча укулар узды.

Язгы су ташу чорында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЯҮМР буенча идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов, авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев катнашында ведомствоара команда-штаб укулары оештырылды. Биредә халыкка сирена аша хәбәр итү, Идел аръягы зонасы оешма һәм предприятиеләренең мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.

 

Укуларга барлыгы 40 кеше һәм 13 берәмлек техника җәлеп ителгән иде.

Фото: ЗМР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International