Яшел Үзәндә авария хәлендәге йорт козырегын урларга омтылган ир һәлак булган

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәл Туктаров урамындагы 6нчы йорт янында булган.

Яшел Үзәндә авария хәлендәге йорт козырегын урларга омтылган ир һәлак булган. 

«Һәлакәт Туктаров урамындагы 6нчы йорт янында килеп чыккан. Анда элегрәк «Аквамарин» СПА-салоны урнашкан. 25 яшьлек ир элек салон булган бинаның козырегын сүтәргә омтылганда һәлак була».

Йорт җимерелү нәтиҗәсендә, ир-атның баш сөягенә зыян килгән. Моннан тыш, тагын бер кешенең аягы җәрәхәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International