Россия халкын кыска эш атнасы көтә

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Быел көзен тагын озын ял көннәре 2-4 ноябрьдә була.

Россиядә яшәүчеләр өчен агымдагы эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу чәршәмбе, 12 июнь, Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала, дип искәрттеләр ведомствода.

Бәйрәм алдыннан – 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Шул ук вакытта, Татарстан халкы өчен узган эш атнасы да Ураза бәйрәмен билгеләп үтү аркасында кыска атна булды. Әлеге бәйрәмнең беренче көне (быел ул 4 июньгә туры килде) республикада бәйрәм көн санала.

Россиялеләрне быел көзен тагын бер чираттагы озын ял көннәре (2-4 ноябрь) көтә.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International