Президентта кунакта

2019 елның 14 июне, җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 июнь – Балаларны яклау көнендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре белән очрашты.

Республикабызның иң сәләтле балаларын бәйрәм белән котлады һәм дәүләт стипендияләрен тапшырды.
Бәхетле җиңүчеләр арасында, беренчелекне яулаган Яшел Үзән коллективлары да бар иде. «Орфей», «Импульс» бию төркемнәре, вокал-соло номинациясендә Осиноводан Милена Чернова һәм конферанс номинациясендә җиңгән Яшел Үзән егете Арсений Попов республика җитәкчелеге кулыннан бүләккә лаек булды. Котлыйбыз!

http://president.tatar.ru

Фото: Михаил Фролов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International