Яшел Үзәндә 16 яшьлек мотоциклчы җиңел машинага бәрелеп һәлак булган

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Фаҗига Гоголь һәм Гастелло урамнары киселешендә булган.

Яшел Үзәндә 16 яшьлек мотоциклчы һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл фаҗигасе 15 июнь кичендә Гоголь һәм Гастелло урамнары киселешендә булган.

 

“Пассажир утырткан мотоцикл йөртүчесе “Нива” машинасы белән бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль мотоциклга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә мотоцикл йөртүчесе урында ук һәлак булган, пассажир хастаханәгә озатылган”, - диделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

Фото: соцсети

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International