ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр.
ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне 5 мең сумга штрафка тартырга яки хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр. Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета".
Закон проектында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итү тәкъдим ителә, дип күрсәтелә.
«Татар-информ»