Автоледи-2019

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

27 июльдә Молодежная урамының укыту-шөгыльләндерү мәйданында  «Автоледи-2019» машина йөртү осталыгы бәйгесе булачак.

Катнашу өчен оста машина йөртүче хатын-кызлар чакырыла.
Бәйге ике этапта уза. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәсен белүгә компьютер тесты тапшырганнан соң үз автомобильләрендә  төрле тизлектәге классик маневрлар ясап күрсәтәчәк. 
Муниципаль бәйгедә җиңүче Яшел Үзән районын Казан шәһәрендә булачак  республика конкурсында яклаячак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International