100 автобусның 12се генә төзек булмаган

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 5 аенда  ТР территориясендә  автобус йөртүчеләр гаебе белән 69 ДТП чыгып, 96 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шуларга ярашлы рәвештә 20 июньнән алып 30 июньгә кадәр «Автобус» операциясе уздырылган. 

Яшел Үзән районы территориясендә инспекторлар бөтен төрле юнәлештә йөрүче автобус­ларны тикшергән. Аеруча бу вакытта  автобус йөртүчеләрнең  хезмәт һәм ял режимын үтәве, айнык булу-булмавы һәм документлары  махсус техник чаралар (тахографлар) белән тикшерелгән. 
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгъ­лүматларга караганда, «Автобус» акциясе кысасында Яшел Үзәндә  100 транспорт чарасы тикшерелеп, юл кагыйдәләре бозуларга карап, 33 административ материал төзелгән.  12 автобус техник яктан төзек булмаган, шуларның 2сен махсус тукталышка илтеп куйганнар. 11 автобус йөртүче иминлек каешын эләктермәгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International