Сәламәтлек поезды

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстанда беренче мобиль поликлиника пациентларга юл тотты

 

8 августта Тәтеш районының Бакырчы авылында беренче мобиль медицина комплексы эшли башлады, аның бурычы - Татарстанның кече авылларында пациентларга хезмәт күрсәтү. Медицина хезмәтенең яңа форматының эшенә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков старт бирде. Ай ахырына кадәр шундый ук өч мобиль поликлиника эшкә керешәчәк. 

Татарстанда югары технологияле медицина уңышлары бәхәссез. Әмма табиблар бер тавышка авыруны дәвалауга караганда, хәтта иң алдынгы технологияләр кулланып та, кисәтү җиңелрәк, дип таный. Нәкъ менә шуңа күрә хәзер Татарстан беренчел буын медицина үсешен актив рәвештә инвестицияли. 
2014-2018 елларда республиканың кече авылларында 308 модульле фельдшер-акушерлык пункты һәм 22 табиб амбулаториясе төзелде. Тагын 45 ФАП һәм 9 амбулатория 2019 елда төзелә. Бу бик күп: чынлыкта, илнең бер генә төбәгендә дә шуның кадәр төземиләр. Әмма һәр торак пунктта ФАП төзеп булмый. Бу мөмкин хәл түгел: Татарстанда 100дән кимрәк кеше яши торган 1359 торак пункт бар. Нәкъ менә шушы авылларда яшәүчеләр еш кына башкалардан күбрәк даими табиб күзәтүенә мохтаҗ. 
– Авыл кешеләренең эше һәрвакыт күп – терлекләрне ашатырга, бакчаны карарга кирәк. Аның табибка барырга да вакыты юк, – дип шәрехли «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. – Еш кына кеше авыруның башланган мизгелләрен кулдан ычкындыра: бу онкология, кан әйләнеше авырулары вакытында аеруча мөһим. Без медицина үзе халыкка – хәтта республиканың ерак районнарына да чыгарга тиеш дигән карарга килдек. Бу бурычны хәл итү өчен Татарстан «Бердәм Россия»се ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада «Мобиль поликлиника» проектын гамәлгә ашыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Республика башлыгының Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимен кабул итүенә шатмын, һәм ел башында ук инде «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» Илкүләм проектлары кысаларында дүрт мобиль поликлиника комплексы сатып алынды. 

Һәр мобиль поликлиника - ул тулы күләмдәге медицина кластеры, анда барысы да бар: регистратура, лаборатория, функциональ диагностика кабинеты, кардиолог, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, гинеколог, уролог һәм хирург өчен кабинетлар. Модуль тулысынча автоном һәм ел әйләнәсе - кышын да, җәен дә эшләргә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул KAMAZ-65225 (6x6) йөк машинасында урнаштырылган. Төп фургонга өстәмә рәвештә мобиль флюорограф йөриячәк. Шулай ук комплекска табибларны китерү өчен дүрт микроавтобус, шулай ук пациентлар өчен каркас кабартылган модульләр каралган. Дүрт мобиль поликлиниканың гомуми бәясе 136 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International