Татарстанның “Бердәм Россия" партиясе «Минем Депутат» онлайн-сервисы аша бер ай эчендә 4000нән артык наказ җыйган

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге "Минем ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» сервисы аша бер айдан кимрәк вакыт эчендә 4079 сайлаучы наказы җыйган. Гомумән алганда, партия адресына мобиль кабул итү бүлмәләре, ишегалды очрашулары һәм сайлаучыларның теләкләрен җыю каналлары аша 12 мең наказ алынган инде. Аларны җыю дәвам итә.

 

Бер ай элек, 16 июльдә, Татарстан «Бердәм Россия"сенең Үзәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “МОЙДЕПУТАТ ОНЛАЙН» (mydeputate.(online). " интернет-сервисы эшли башлады. Республикада яшәүче һәр кеше уңайлы форматта – сайт, 8 (800) 201-1600 бушлай телефоны яки WhatsApp чаты аша партия белән үз тәкъдимнәре белән уртаклаша, наказ калдыра ала. Мөрәҗәгатьләрне республика бүлегенә дә, теге яки бу тармакны тәкъдим итүче яки конкрет сайлау округыннан сайланучы конкрет кандидатка да җибәрергә мөмкин. Партиядә шәхси җаваплылыкка күчү наказларны үтәү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар. 
“Минем ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» проекты кысаларында килгән һәр мөрәҗәгать колл-үзәк хезмәткәрләре тарафыннан теркәлә. Көн саен, 9:00 сәгатьтән 21:00гә кадәр «Кайнар линия»дә «Бердәм Россия» партия исемлеге кандидатлары кизү тора, алар наказ авторларына шалтыратып, кирәкле мәгълүматны ачыклый. 

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сишәмбе көнне, 13 августта, колл-үзәктә икенче тапкыр кизү торды һәм журналистларга бу эшнең ничек баруы турында сөйләде: 

– Безнең партиядә барлык кандидатлар да тигез: кизү торуларда партия исемлегендәге номерына, мәшгульлегенә һәм регалияләренә карамастан, барысы да катнаша, - дип хәбәр итте Светлана Захарова. – Колл-үзәк эшендә Фәрит Мөхәммәтшин, Владимир Чагин, Альбина Насыйрова, Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Андрей Кондратьев, Татьяна Ларионова катнашты. Бу бик файдалы эш – халык өчен дә, кандидатларның үзләре өчен дә. Бүгенге көндә «Минем депутат" сервисы республика халкыннан 4079 наказ һәм тәкъдим җыйды. Аларның күбесе-төзекләндерү, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм социаль сәясәт мәсьәләләре. 

Шул ук көнне «Минем ДЕПУТАТ» колл-үзәгендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, «Бердәм Россия» дән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рамил Төхвәтуллин да беренче тапкыр кизү торды. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «МИНЕМ ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» – ТР Дәүләт Советында алдагы эш өчен наказлар җыю буенча Татарстан «Бердәм Россия»сенең бер каналы гына. Сайлаучылардан теләкләр шулай ук партиягә иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша, ишегалды очрашулары вакытында, шулай ук мобиль кабул итү бүлмәләре аша да килә. Соңгы мәгълүматларга караганда, интенсив эш барышында партия сайлаучылардан 12 меңгә якын наказ җыйган. Чагыштыру өчен, бу 2014 ел белән чагыштырганда биш тапкырга күбрәк: узган кампания вакытында «Бердәм Россия» адресына 2500 мөрәҗәгать килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International