Яшел Үзән мөхтәсибәте гошер сәдәкаларын җыю турында игълан итә!

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәре мөхтәсибәтендә мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итү, шулай ук хәйрия максатларында гошер сәдәкаларын җыю оештырыла. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, Яшел Үзәннең мөселман балалар бакчасында кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак һәм башка төр яшелчә кабул ителә.

Гошер сәдәка буенча мөселман кеше бер сезон дәвамында алынган уңышының уннан бер өлешен мохтаҗ гаиләләргә бирә. 

Шуны билгеләп үтик, инкыйлабка чаклы мөселманнар арасында гошер сәдәка җыю гадәти эш булган, ә совет чорында гошерне уңыш бәйрәмнәре белән алыштырганнар. Хәзер бу хәйрия җыены акрынлап республика мөселманнарының дини тәҗрибәсенә әверелә башлады. Мөселманнар мәчеткә гошер сәдәка рәвешендә яшелчә һәм җиләк-җимеш алып киләләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International