Иң яхшы юл Татарстанда, бу министр бәясе

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин 1,3 мең км чамасы юл узган. Әмма маршрутын бераз үзгәртеп Яшел Үзәнгә дә кереп чыгарга булган.

Министр Максим Орешкин Мәскәүдән Тольяттига булган сәфәре турында сөйләде. ТАСС хәбәр итүенчә, аңа Lada XRAY машинасында шактый юл узарга һәм аның кайда нинди икәнен үз күзе белән күрергә туры килгән. Татарстан территориясендәге М7 трассасына минус бишле бәясен биргән ул. 
Орешкин сүзләренә караганда, барлыгы 1,3 мең км чамасы юл узган. Сәфәр итү 3 көнгә сузылган. Һәм Самарадан Казанга кадәр М7 автотрассасы участогын өч кисәккә бүлеп бәяләгән ул. Министр әйтүенчә, иң яхшы юл кисемтәсе Татарстанда. Самарадагы юлга– дүртле, ә Ульян өлкәсендәгесенә"икеле" билгеләрен куйган. Соңгы юл кисемтәсендә Орешкин әфәнде чүт кенә көпчәксез калмаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International