“Яшел Үзән. Мәйдан. Шашлык”: сезонны ябабыз

5 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Шимбә, 8 сентябрьдә, 11.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Мирный бистәсендәге мәйданда “Яшел Үзән. Мәйдан. Шашлык” сезонын ябу булачак.

Гадәттәгечә, биредә шашлык, пылау белән сыйланырга, аттракционнарда күңел ачарга мөмкин. Шулай ук төрле остаханәләр эшлиячәк, пионербол, бадминтон, футбол буенча спорт турнирлары узачак, велотреал буенча күрсәтмә чыгышлар да карый аласыз. 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр концерт программасы гөрлиячәк. 18.00дән 19.30 сәгатьтә диско-шоу, Рок-Острова төркеме чыгышы. Бәйрәм 21 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика