Россиядә армиягә чакыру тәртибе үзгәрде

5 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Россиядә армиягә чакыруның яңа тәртибе үз көченә керде. Аның нигезендә, хәзер егетләр, чакырылыш комиссиясенә махсус гариза язып, армиядән азат ителүдән яки чакырылу вакытын кичектереп торудан баш тартырга хокуклы.

Документтагы үзгәрешләр хезмәт иткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына, көндезге бүлектә укучы студентларга кагыла. 
1 сентябрьгә кадәр армиягә чакырылган вакытлы хезмәт итүче солдатларга вакытыннан алда демобилизацияләнергә рөхсәт итәчәкләр. Бу частьта булган вакытта, мәсәлән, солдатның икенче баласы туган очракта, бирелә. Моннан тыш, повестка алып та, хәрби комиссариатка килмәгән өчен, медицина комиссиясен узудан баш тарткан өчен штраф күләме арта. Хәзер аның күләме 3000 сумга га кадәр җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика