Татарстан Пенсия фонды һәм Суд департаменты үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды

5 сентябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Килешү әлеге ике ведомство арасында документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программа комплексларының криптографик мәгълумат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә этәргеч бирә.

Бу «Персональ мәгълуматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълуматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк. 
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. 
«Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең дәвамы, безнең оешмалар арасындагы узара мәгълумат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин. 
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин. 
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика