Россиядә Әбү Хәнифәнең «Васыяте»нә шәрехләр рус телендә дөнья күрде

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Китапның тиражы – 3 000 данә. Аны "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетендә сатып алырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтең «Хозур» нәшрият йорты рус телендә «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» («Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбү Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабын бастырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Әбү Хәнифәнең «Васыят»е – ислам гакыйдәсе буенча матуридилар мәктәбе традицияләре нигезендә язылган иң абруйлы классик хезмәтләрнең берсе. Әбү Хәнифә гакыйдәнең замандашларында шактый бәхәсләр тудырган мәсьәләләрен күтәргән. Имам әлеге сораулар буенча кыскача гына Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте позициясен белдергән. Имам әл-Бабирти исә «Васыять»не кыска, әмма күләмле, эчтәлекле шәрехләр белән тәэмин иткән.

Шәрехләрнең тәрҗемәсе һәм искәрмәләр авторы – Казан дин галиме, гакыйдә һәм тәфсир буенча хезмәтләр төзүче, Хәнәфи мәзһәбе буенча белгеч, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд әл-Хәнәфи. Аның төп максаты булып 700 ел элек диярлек яшәгән ислам галиме язган текстны хәзерге заман укучысы аңларлык дәрәҗәгә җиткерү торды.

Тәрҗемә иткәндә шәрехнең Амманда Мөхәммәд Сөбхи әл-Аиди һәм Хәмзә Мөхәммәд Вәсим әл-Бакри редакциясендә «Шәрх Васыя әль-имам Әбү-Хәнифә» дигән исем астында дөнья күргән беренче басмасы файдаланылган. Шулай ук тәрҗемәгә бер өлеше китап мөхәррирләренең искәрмәләренә, бер өлеше сөнни галимнәрнең абруйлы хезмәтләренә нигезләнгән кайбер аңлатмалар өстәлгән.

Китапның тиражы – 3 000 данә. Аны "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетендә сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International