Ноябрь башында яшел үзәнлеләрне озын яллар көтә

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Ноябрь башында Татарстанлыларны берничә ял көне көтә: 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь, дип хәбәр итә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Атнага 5 көн эшләүче Россия гражданнары өчен яллар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чөнки 4 ноябрьдәге Халыклар бердәмлеге көне дүшәмбегә туры килә.
«Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, дүшәмбе 4 ноябрь – эшләми торган көн булачак. Шулай итеп, россиялеләр өч көн: 2-4 ноябрь көннәрендә ял итәчәк», — дип хәбәр иттеләр Рострудта.
6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелүгә бәйле рәвештә, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга эш көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International