Бишенче янгын корбаны

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Авария хәлендәге торак йортларда янгыннар чыгу – яңалык түгел. Буш биналар һәрвакыт шикле шәхесләрнең, бомжларның кызыксыну объекты булып тора.

Шуңа да инде йортсыз-нисез калган затларның гаебе белән аларда даими рәвештә янгыннар чыгу дәвам итә. Әмма, кайвакыт алар кеше корбаннарыннан башка булмый. Кагыйдә буларак, мондый янгыннарда, асоциаль яшәү рәвешен алып баручы затлар зыян күрә. Әйтик, узган ел Чапаев урамындагы 13нче йортта янгын вакытында ир-ат һәлак булган иде. Яшел Үзәндә яшәүче тагын бер бомж Паратская урамының 16 нчы йортында чыккан янгында җитди пешүләр алды.
Чираттагы корбан узган ял көннәрендә Гоголь урамындагы 47нче йортта чыккан янгында булды. Яшәүчеләре күченгән йорт тәрәзәсеннән чыккан ялкынлы утны узып баручылар күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Коткаручылар килеп җиткәндә, беренче каттагы бер фатир янган, подъездны көчле төтен каплаган була.
Янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерәләр. Ә бүлмәләрне тикшергәндә, бик нык янган ир-ат гәүдәсе табыла. Һәлак булучының шәхесен тиз генә ачыклап булмый. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән алынган якынча мәгълүматларга караганда, ул – Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек ир, спиртлы эчемлекләр кулланган һәм билгеле бер шөгыльсез калган. ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары янгынның һәм кеше үлеменең якынча сәбәбе итеп, шушы ир-атның тәмәке тартканда ут белән саксызлыгын атый. Бу хәл әлегә ачыклана.
2019 ел башыннан бу инде яшәүчеләре күченгән торак йортларда чыккан 44 нче янгын. Әлеге йортта электр да, җылылык та күптән булмаган. Әмма, бу аерым затларга мондый торак биналарда яшәргә комачауламый. Полиция һәм янгын сагы хезмәткәрләренең даими уртак рейдлары да, авария хәлендәге йортларда чит кешеләрнең йөрүен тыю турында кисәтүләр дә, тиешле нәтиҗә бирми. Бердәнбер юлы – йортларны сүтү. Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә 142 авария хәлендәге йорт сүтелгән инде. Чиратта тагын 20 бина, аларның өчесендә сүтү эшләре бара.
Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре халыкны уяу һәм сак булырга чакыра. Янгын чыккан очракта, беренче чиратта, 101, 112 телефоннарына кичекмәстән шалтыратырга кирәк. Чөнки нәкъ менә үз вакытында хәбәр итү һәм янгын сагын чакыру кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Битараф булмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International