Инвалидлыкны раслау гадиләштерелде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Законнардагы үзгәреш ләргә кагылышлы тагын бер яңалык бар. РФ Хөкүмәте гражданнарга инвалидлык билгеләү процедурасын гадиләштерергә булган.

 

Ул РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 16 маендагы 607нче карары нигезендә, шәхесне инвалид дип тану кагыйдәләренә кагыла.
Аерым алганда, медицина-социаль экспертизага (МСЭ) юллама медицина оешмасы тарафыннан, инвалид катнашыннан башка гына, медицина оешмаларының һәм МСЭның мәгълүмат системаларын кулланып, электрон документ рәвешендә тапшырылачак.
– Авыруына карап, мәгъ лүмат алу өчен кирәкле медицина тикшеренү нәтиҗәләре турында МСЭга юллама тутыру һәм шулай ук медицина оешмасына электрон документ рәвешендә яисә кәгазьдә башкарылган МСЭ нәтиҗәләре турында белешмәләрне формалаштыру һәм тапшыру, шәхси мәгълүматлар өлкәсендә законнар таләп ләрен һәм табиблык серен саклау нигезендә гамәлгә ашырыла, – дип ачыклык кертә әлеге үзгәрешләргә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рәмис Нәбиев.
Гражданин (аның вәкиле) бюроның карарына «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функция ләрнең) бердәм порталы» ФГИСыннан файдаланып, электрон рәвештә шикаять бирә ала. Карар 2019 елның 21 маенда, ә аерым нигезләмәләре 1 октябрьдән үз көченә кергән.
Инвалид булырга Ходай язмасын, әмма авыру синнән сорап килми ул. Инде мондый очракка юлыксаң, инвалид булуыңны раслар өчен бик күп инстанцияләр узарга туры килә. Кайберләрен бит ел саен исбатлау таләп ителә. Ә бу яңа закон, азмы-күпме шундыйларның мәшәкатен киметәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International