Яшел үзәнлеләр Казанда ярминкәдә катнаштылар

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Казан» агросәнәгать паркында Татарстан районнарының мәгариф оешмалары катнашында, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате һөнәри эшләнмәләре республикакүләм ярминкәсе узды. Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.

Яшел Үзән районыннан ярминкәдә Балалар иҗат үзәге, механика көллияте һәм 7 мәктәп: Әйшә, Красноярск, Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе, Ключи, Татар Танае, Норлат, Раиф вәкилләре катнашты. 
Район мәгариф идарәсе начальнигы Рәисә Афанасьева сүзләренә караганда, мәктәп яны участокларында үстерелгән продукция, ярминкәдә табадан төшкән коймаклар сыман сатылып беткән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International