Алты медаль - Яшел үзәнлеләрдә!

14 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Евпаториянең Су асты спорты буенча Акватлон дисциплинасында (ластларда көрәш) Россия Кубогына көч сынашу тәмамланды. Ярышларда Татарстанны тренер Виктор Ширяев җитәкчелегендәге районыбызның "Метеор" спорт-сәламәтләндерү комплексында акватлон секциясенә йөрүчеләр тәкъдим итте.

Егетләр арасында, үз үлчәү категорияләрендә, беренче урыннарны Химия лицее укучысы Руслан Нигъмәтуллин һәм Яшел Үзән медицина училищесы студенты Семен Слесарев алды. Икенче урында-14 нче лицей укучысы Рамазан Шаһимәрдәнов, өченчедә - Владислав Михайлов һәм Ян Лагашин. 
Кызлар арасында 3 нче гимназия укучысы Дарья Поликарпова көмеш медаль яулады. 
Паратск " Студиясе" хәбәре буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика