Мулла Иледә - Көзге муллык бәйрәме

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

10 нчы октябрь көнне Мулла Иле мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме уздырылган.

Биредә катнашучылар өчен үзенчәлекле уеннар, кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Бәрәңге кабыгын өзмичә әрчү, аны вак итеп турау, дүрт юллык көз темасына шигырь язу, аны сәнгатьле итеп уку, куллар белән тотмыйча өстәл өстендәге алманы ашау, табышмакларга, сынамышларга җавап табу һәм һәрвакыттагыча бер концерт номеры күрсәтү. 
Бу бйрәмдә җиңүче дип "Ялкын" (8 сыйныф) командасы табылды. Икенче урынны "Бөркетләр" (9 сыйныф) һәм "Яшен" (7 сыйныф) командалары алды. Өченче урынга "Яшьләр" (6 сыйныф) командасы чыкты. 
Сәхнәгә чыгып уенда катнашу, үзе бер җиңү, үзе бер батырлык ул. Афәрин егетләр, кызлар!!! Ә соңыннан көзге нигъмәтләрдән әзерләнгән тәм - томнар белән рәхәтләнеп сыйланган әлеге чарада катнашучылар. 
Зилә Бикмөхәммәтова фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International