Төньяк флоты өчен ике суднога нигез салынды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

25 октябрьдә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә истәлекле вакыйга булды. «Диңгез транспорты үсеше программалары дәүләт заказчысы дирекциясе» Федераль казна учреждениесе ихтыяҗлары өчен BLV03 проектындагы ике судно корпусына нигез салынды. Аларга транспорт академиклары хөрмәтенә «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» исемнәре бирелде.

Тантанада мәртәбәле кунаклардан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, диңгез транспорты үсеше дирекциясенең директор вазифасын башкаручы Анатолий Мишанов, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе»АҖ генераль директоры Ринат Мистахов һәм башкалар катнашты. 
Чараны ачып җибәргән Горький исемендәге заводның генераль директоры Александр Карпов кунак ларны һәм завод хезмәткәрләрен котлап, аларны яңа заказлар белән тәэмин иткән Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, заказчыларга, «АкБарс» холдинг компаниясенә рәхмәтен җиткерде. 
– Хөрмәтле завод хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән, бүгенге истәлекле көн белән тәбрик итәм, – диде үзенең сәламләү сүзендә министр урынбасары Тимур Саматов. – Суднолар төзү сезнең генә түгел, ә республика өчен дә мөһим. Сез илгә алыштыргысыз кораблар һәм суднолар төзеп, дәүләт куйган бурычны намус белән үтисез, ышанычны аклыйсыз. 
Дәүләт заказчысы исеменнән чыгыш ясаган Анатолий Мишанов бу предприятиедә төзеләчәк судноларның Төньяк диңгез киңлекләрен иңләячәген белдерде. 
– Берьюлы ике суднога нигез салыну белән барыгызны да котлыйм, – дип сүзен башлады район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев. – Сез үз хезмәтегез белән илнең көчен үстерүгә өлеш кертәсез. Моның өчен, иң беренче чиратта, заказчыларга, конструкторларга рәхмәт җиткерергә кирәк. Заказларның күп булуы заводның гына түгел, шәһәребезнең дә киләчәген билгели. 
– Мондый судноларның күптән төзелгәне булмады, шуңа күрә бу барыбыз өчен дә икеләтә бәйрәм, – диде тантанада «Гидрографик предприятие» ФДУПның генераль директоры урынбасары Анатолий Массанюк. – Аларны Төньяк флотта бик көтәләр. Моңа кадәр судноларга тарихи шәхесләрнең исемнәрен бирәләр иде. Ә боларга безнең замандашлар исеме бирелү дә үзенчәлекле вакыйга булып тора.
«АК Барс» корпорациясенең генераль директоры Ренат Мистахов заводның хәрби корабльләр генә түгел, гражданлык судноларын да төзи алуын, аның өчен бөтен мөмкинлекләренең булуын билгеләп, у заказны предприятиегә ышанып тапшыручыларга шулай ук, рәхмәтен әйтеп узды.
Тантана барышында төзеләчәк судноларга истәлекле алтакта урнаш тыру хокукы дәрәҗәле кунакларга бирелде. Болардан тыш, тантана кысасында, Россия флоты өчен корабльләр һәм суднолар төзүгә үзләреннән өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү дә булды. 
«Диңгез инженерлыгы бюросы» эшләгән BLV03 проектындагы боз классындагы лоцмейстер судносы булып тора һәм алар Төньяк диңгез юлы акваториясендә навигация җиһазларына хезмәт күрсәтү, йөртү һәм башкалар өчен каралган. Алар «Гидрографик предприятие» ФДУП өчен (суднолардан файдалана торган компания), гидрографик флотны төзү һәм модернизацияләү буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе программасы буенча, «Төньяк диңгез юлы» федераль максатчан проекты кысасында төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International