Ярминкәгә барып, кышка запас туплап калыгыз

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район халкын Яшел Үзәннең Октябрьский поселогындагы («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәгә арзан бәяләрдән генә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Биредә ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм күрше-тирә районнардан китерелгән башка төр фермер продукциясен сатып ала алырга мөмкин булачак. Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк. Мәйданчыктагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар, һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Нинди продукция кирәклеге турында сез ярминкә мәйданчыгында үзегез хәбәр итә алачаксыз. Моның өчен махсус тартмалар каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International