Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне кертелүне күздә тоткан законга кул куйды, документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Закон буенча авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатькәчә кыскартыла, ә хезмәт хакы күләме 40 сәгатьлек эш атнасы күләмендә калачак, дип яза РИА Новости.
Эш көне өлешләргә бүленгән урыннарда хезмәт хакы закон үз көченә кергән вакыткача түләнгән күләмнән азрак була алмый.