Яшел Үзән укучылары икенче ел рәттән Индонезиядә яшь уйлап табучылар халыкара күргәзмәсендә үз хезмәтләре белән катнашып, шаккатыралар.
2018 елда Инсаф Сәлахов проектына жюри 1 урын бирде, быел Эльвира Маланьева шундый дәрәҗәгә лаек булды. Ул призлы өченче урын яулады. Үзләренең кабатланмас һәм беркемнекенә дә ошамаган проектларын алар Яшьләр инновацион иҗаты үзәге базасында булдыралар.