Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларга тигезләштерелгән категорияләргә 75 мең сум акча бүлеп биреләчәк, тыл хезмәтчәннәре Җиңү көнендә 50шәр мең сум акча алачак
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашу вакытында белдерде.
«Без һәрвакыт ветераннарга ярдәм иттек, гадәттә бу бәйрәмгә - ветераннар өчен 10 000 сум һәм тыл хезмәтчәннәре өчен 5 000 сум түләү иде. Мин бүген торгач, бу хакта уйладым - безнең җиңүгә 75 ел. Бу сан белән бәйле ярдәм күрсәтәчәкбез: 75 000 ветераннар өчен һәм 50 000 тыл хезмәтчәннәре өчен», - диде дәүләт башлыгы.