Яшел Үзән кызы, Россия халыкара класслы спорт мастеры Айгөл Ситдикова 52 кг авырлыктагы өч ярышта ил чемпионы булды.
Пауэрлифтинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге 26 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Екатеринбургта уза.
Айгөл сумма буенча 517,5 кг нәтиҗә күрсәткән. Шулай ук, Айгөл абсолют хисапта өченче урынны алды.