АТИ – административ техник инспекция идарәсе, нигездә кышкы эшләр белән бәйле I кварталга хисап тотып, 1 апрельдән 31 майга кадәр билгеләнгән санитар-экологик икеайлыгы турында искәртте.
«Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау» программасы буенча быел Яшел Үзән районы территориясендә «Норлат-Акъегет», «Күгеш-Әрә», «Коры елга-Берновые Кавали» юлларын һәм Гөбенә елгасы аша салынган күперне ремонтлау планлаштырыла. Бу эшләрне башкару 89 млн. сумга төшәчәк.
Предприятиене элек генераль директор урынбасары вазифасын башкарган Александр Карпов җитәкләячәк.