Яшел Үзән муниципаль районы

Ишегалды спартакиадалары бара

22.04.2017

1сеннән 30 апрельгә кадәр  Яшел Үзәндә ишегалды командалары арасында ярышлар бара.

Монда шәһәрдәге барлык физкультура-спорт клублары,  уку йортлары, предприятие командалары катнаша ала. Ярышлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә  Украинская урамы 4нче йорт, Төзүчеләр проспекты 40нчы йорт, Чайковский урамындагы 56нчы йорт ишегалдында  була. Катнашучылар  спортның волейбол,  өстәл теннисы, мини-футбол, стритбол, дартс, домино, шашка, воркаут кебек төрләре буенча көч сынаша.  Биредә шулай ук ГТО нормаларын да тапшырырга була. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 4-67-93.


Яшел Узен газетасы



Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика