Балаларга шатлык бүләк ит

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 елның   24 апреленда "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы "балаларга шатлык бүләк ит" хәйрия акциясен оештырып, "Гнездышко" Зеленодольск балалар ятимнәр йортына балаларга буләкләр тапшырырга килделәр. Монда тәрбияләнүче  балаларның иң кечкенәләре зур теләк  һәм шатлык белән ГХАТ хезмәткәрләрен каршы алдылар.  ГХАТ бүлеге коллективы  балаларга альбом, төсле кәгазь, буяу, фломастер, клей, ручка, төсле карандашлар, кызыклы китаплар бүләк иттеләр. Балаларда сәләт үстерү өчен монда барсы да бар иде.

       Балалар коллективы белән күңелле аралашып, бу очрашуның тэмамы булым матур фотолар истәлеккә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International