Оешу тарихы

Норлат авылы XV гасырда ук булган. Бу турыда К.Насыйри китапларында әйтелгән. Норлат турында хан елъязмаларында да искә алынган. Анда 1563 елда Тау ягы авыллары Норлат һәм башкалар ханга буйсынган, диелә.

Авылның борынгы исеме – Нур-Булат. Хәзерге исеме исә шушы ике сүзне берләштерүдән килеп чыккан. Чөнки Нур-Булат – озын исем, “бу” иҗеген төшереп калдырып, Норлат дип йөртә башлаганнар. 1552 елда Казан ханлыгы составындагы Норлатны Россия яулап ала.

1775 елда 13 өязгә бүленгән Казан губернасы оеша. Норлат авылы Зөя өязе составына керә.

1918 елда ак гвардиячеләр Татарстанның зур территориясен яулап ала, алар безнең авылдан 3 км ераклыкта урнашкан Албаба авылына кадәр килеп җитә, әмма Норлатка керми.

1927 елның 14 февралендә Норлат районы оеша. Үзәге – Норлат авылы. 1928 елда авылда электр станциясе төзелә, көндез ашлык тарттырса, кич белән авылны яктырта.

Авылда мәктәп салуда революционер Харис Әхмәтов зур роль уйный. Ул Норлатта туып үсә. 1910 елда Мулланур Вахитов белән партия сафларына керә һәм Казанда партия эшләре алып бара. 1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – урта мәктәп. Шушы ике дата арасында мәктәп җиде еллык та булып тора. 1930 елда колхоз оеша. Беренче “Кызыл партизан” колхозы. МТС исә 1930 елда оештырыла.

1937–38 елда Норлат питомнигы оеша.

1929-30 клуб төзелә.

1942 елда тимер юл төзелә.

1962 елда авылга электр кертелә.

1963 елда Норлат районы бетерелә һәм ул Зеленодольск районы составына кертелә.

Норлат җирле үзидарәсе Советы үзенең вәкаләтләрен авыл җирлеге чикләрендә башкара: үзәге Норлат авылы, гомуми территориясе 6800 га, район үзәгенә кадәрге ара 30 км, якындагы тимер юл станциясе Албабага кадәр 2 км.


Соңгы яңарту: 2013 елның 25 сентябре, 13:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International