Зеленодольск шәһәре турында

Зеленодольск – зурлыгы буенча Татарстанда бишенче шәһәр, 1958 елдан Зеленодольск районы үзәге. Зеленодольск Татарстанның төньяк- көнбатыш өлешендә, Идел елгасының сул як ярында, Казаннан көнбатышка таба 40 км ераклыкта урнашкан.
Шәһәрнең мәйданы 37,73 квадрат километр. Халкы 100 меңнән артык, шәһәрдә утыздан артык милләт вәкиле яши. Төп милләтләр – руслар ( 51,4%), татарлар (43, 5%), чувашлар (2,6%), марилар (0,7%). Халыкның тыгызлыгы - 41,8 кеше/ кв.м
Зеленодольск- мөһим транспорт төене. Зеленодольск районы территориясе буенча тимер юллар ( Казанга, Мәскәүгә, Ульяновскига, Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олага) уза. Шәһәр яныннан гына Йошкар-Олага автомобиль юлы да уза. Идел аша автомобиль (Займище бистәсе яныннан) һәм тимер юл күпере бар, шәһәр янында гына паром эшләп тора.
Бүгенге көндә шәһәрдә җитештерелгән продукциясен дөньяның күп илләренә чыгаручы 14 сәнәгать предприятиесе эшли. Сәнәгатьнең мөһим тармакларыннан: суднолар төзелеше – “А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы”, машиналар төзелеше- “Серго исемендәге Зеленодольск производство берләшмәсе” (ПОЗиС компаниясе), агач эшкәртү – “Идел буе фанер-мебель комбинаты” ябык акционерлык җәмгыяте, “Зеленодольск фанер заводы” ачык акционерлык җәмгыяте.
Җитештергән продукцияне сату өчен, шәһәрдә республикада иң яхшы өсте ябык базарларның берсе эшли,бу кече эшмәкәрлекне үстерүгә уңай йогыты ясый.
Зеленодольск муниципаль районда 52 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе эшли, шәһәр һәм районның 58 мәктәбендә 17, 5 мең бала белем ала. Шәһәрдә бер – башлангыч һөнәри, биш урта һөнәри уку учреждениесе, өч югары уку йорты филиалы, шулай ук “Дельфин” , балалариҗаты үзәге кебек өстәмә белем бирү учреждениесе бар.
Зеленодольск шәһәрендә һәм районында ата-ана назыннан мәхрүм булганнар, инвалид балалар һәм бик өлкән яшьтәге гражданнар турында кайгыртуны үз өстенә алган учреждениеләр челтәре эшли. Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге “Россия балалары” Президент программасы һәм “Инвалид балалар “ федераль программасы кысаларында эшләп килә. Шәһәр һәм районда 3тән алып 18 яшькәчә 170 бала исәпләнгән ике балалар йорты бар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә авыр хәлдә калучыларга ярәм итәргә һәрвакыт әзер торалар, психолог, юрист, табиб ярдәме алырга мөмкин. Сәламәтлек саклау хезмәте 17 дәвалау-профилактика учреждениесен , 50 фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә ала. Анда 450 табиб, 2800 медицина хезмәткәре эшли. 2005 елдан капиталь ремонттан соң, үзәк район дәваханәсенең неврология һәм хирургия корпуслары файдалануга тапшырылды, биредә яңа юнәлештәге уникаль операцияләр ясау өчен яңа стандартларга туры килә торган җиһазлар урнаштырылды. 2010 елда районара кан тамырлары үзәге ачылды.
Зеленодольскида, Идел елгасына сыенып, өлкәннәр өчен – ике, балалар өчен бер микробассейнлы Татарстанның иң яхшы шифаханә- профилакторияләренең берсе – “Дельфин” эшләп тора. Шулай ук “Волга” шифаханәсе халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Боларның барысында да гаиләнең ялы һәм сәламәтләнүе өчен идеаль шартлар тудырылган.
Зеленодольскида “Зеленодольская правда”, “Зеленый Дол” , татар телендә нәшер ителүче “Яшел Үзән” газеталары чыгып килә. Шәһәрнең үзенең телекомпаниясе бар.
Зеленодольскины “Меңнәрчә рәссамнар шәһәре” дип атыйлар. Җирле рәссамнар – Г.Сарандов, Е.Миронов, Х.Сибгатуллин, В.Клименко, Р.Галиуллин, В.Новиков, Ю.Ершов, А.Крылов иҗаты аеруча кызыклы. Бүгенге көндә Яшел Үзән рәссамнары халыкара күргәзмәләрдә һәм аукционнарда тәҗрибә туплый. Зеленодольскида рәсем сәнгате галереясы эшли.
Шәһәрдә балалар сәнгать мәктәбе, рәсем сәнгате мәктәбе, балалар музыка мәктәбе, халык иҗаты һәм тарихи-мәдәни мирас музее эшли. Шулай ук “Родина”, Горький исемендәге мәдәният сарайлары бар.
50 тарихиһәм 7 архитектура һәйкәле яшел үзәнлеләрнең горурлыгы булып тора.
Шәһәр һәм район тарихы мәдәният,сәнгать һәм фән әһелләре - бөек Гадулла Тукай, Каюм Насыйри, Идрис Туктар, Афзал Шамов, Мәхмүт Хәсәнов, артистлар Усман Әлмиев, Рәшит Сабиров, Йосыф Гыйззәтуллин, Лариса Дядкова, Виталий Бортяков, режиссер В.Панчевный, композитор Рәшит Кәлимуллин, рәссам Константин Васильев, Рәшит Гыйләҗев һәм башкалар исеме белән бәйле.
Зеленодольск төбәге күп кенә спорт төрләре буенча бик күп спорт осталарын, спорт осталыгына кандидатлар, разрядниклар тәрбияләп үстерде. Зеленодолның бик күп спортчылары Россиядә генә түгел, хәтта аннан читтә дә билгеле: алар арасында футбол буенча СССРның атказанган спортчысы , 1972 һәм 1976 елларда Олимпия уеннарының бронза призеры Виктор Колотов, 1972 елда Олимпия чемпионы булган Р.Сафин, тимераяк буенча СССР рекордсмены М.Домрачев, чаңгы спорты буенча 2000 елда Россия чемпионы Евгений Белов һәм башка бик күпләр бар.
Бүген һәр өченче зеленодоллы даими физкультура белән һәм спортның төрле секцияләрендә шөгыльләнә. Шәһәрдә бик яхшы җиһазланган ике стадион, “Маяк" спорт базасы, көрәш мәктәбе, физкультура һәм спорт үзәге, 4 спорт мәктәбе, бик күп тренажер заллары бар. Ел саен Зеленодольскида шәһәр һәм район башлыгы призына традицион мотокросс уздырыла.
Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Җиңү паркытөзекләндерелде. Мемориал реконструкцияләнде, һәлак булган якташларның исемнәре язылган пантеон куелды, хәрби техника кайтарылды. Бүгенге көндә шәһәр күле һәм шәһәргә кергән урында стела төзекләндерелде, күл буендагы урман чистартылды, “Родина” мәдәният сарае янында фонтан ачылды. Шәһәрдә бильярд, боулингы,бию мәйданнары булган ял итү үзәге гөрләп эшләп тора. Шулай ук күл буенда кунакханә , балалар кафесы эшли.

Соңгы яңарту: 2013 елның 17 июле, 11:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International