Спорт бүлеге эшчәнлеге предметы булып Зеленодольск муниципаль районы территориясендә балалар, яшүсмерләр белән эшләү буенча ЗМР Башкарма комитетының тиешле норматив-хокукый актларында билгеләнгән спорт-сәламәтләндерү һәм башка чараларны оештыру һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Спорт бүлегенең төп максатлары булып түбәндәгеләр тора:
1. Зеленодольск муниципаль районы территориясендә физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү өчен шартлар тудыру;
2. Зеленодольск муниципаль районының рәсми физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру;
3. ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә хезмәт күрсәтүләрне оештыру:
• халыкка спорт корылмалары бирүне оештыру;
• физик культура, спорт өлкәсендә өстәмә белем бирү оештыру һәм бирү;
• Спорт бүлеге буйсынуындагы учреждениеләрнең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү.


