Милекне сату һәм арендага алу

Муниципаль мөлкәтне арендалаучы булып «Зеленодольск муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» МУ (алга таба - Палата) тора.

Адресы: 422540, ТР, Зеленодольск шәһәре, Ленин ур.,38.

Телефоны,факсы: 4-21-07

Е-mail: palataizo@yandex.ru

Эш режимы: 08.00 - 17.00 төшке аш 12.00 - 13.00,шимбә һәм якшәбедән тыш, кабул итү көне: сишәмбе

Муниципаль мөлкәтне арендага алучылар - оештыру-хокукый рәвешенә бәйсез рәвештә физик затлар һәм юридик затлар (алга таба - Арендаторлар) булырга мөмкин. Муниципаль мөлкәтне арендага бирү мәсьәләсен карау өчен кызыксынган як Палата җитәкчесе исеменә гариза (хат) бирә. Гаризада таләп ителә торган мәйдан һәм аренда срогы күрсәтелеп, мөлкәтне арендага бирү кирәклеген нигезләп, арендага тапшырылырга тиешле муниципаль мөлкәт турында белешмәләр булырга тиеш. Яңа аренда килешүен төзегәндә яки яңадан төзегәндә баланс тотучының мөлкәтне арендага палата тарафыннан расланган форма буенча тапшырырга ризалыгы гаризага (хатка) теркәлә (1 нче кушымта). Аренданың яңа шартнамәсен төзегәндә шулай ук түбәндәгеләр бирелә: а) юридик зат: - юридик затның (мөрәҗәгать итүченең) гамәлгә кую документлары; - мөрәҗәгать итүчене дәүләт теркәвенә алу турында таныклык; -салым органында салым түләүче сыйфатында исәпкә куелу турында таныклык; - юридик зат җитәкчесен билгеләү турындагы боерык яисә беркетмәдән өземтә, йә юридик зат җитәкчесе исеменә ышаныч; - бинага техник паспорт. б) юридик зат булмаган индивидуаль эшкуар: - паспорт; - мөрәҗәгать итүчене дәүләт теркәвенә алу турында таныклык; - ИНН бирү турында таныклык; - бинага техник паспорт. Мөрәҗәгать итүче югарыда санап үтелгән документларның күчермәләрен тапшыра, алар тиешенчә таныкланырга тиеш. Гаризаны тиешле документлар белән теркәгән вакыттан алып 30 көн эчендә Палата яңа срокка аренданың гамәлдәге шартнамәләрен төзү, яңадан төзү, пролонгацияләү турында карар кабул итә яки кире кагу турында хәбәр итә. Баш тарту өчен нигез булып түбәндәгеләр тора: - документларның барсы да тәкъдим ителмәгән яисә алар билгеләнгән таләпләргә туры килми; - тәкъдим ителгән документларда тулы булмаган һәм (яисә) дөрес булмаган мәгълүмат булу; - мөрәҗәгать итүче тарафыннан тәкъдим ителә торган аренда шартлары гамәлдәге законнар таләпләренә һәм Зеленодольск муниципаль районы милкендәге мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә туры килми; - мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылган документлар, мөрәҗәгать итүченең аренда шартнамәсен төзү хокукына аукцион (конкурс) уздырмыйча гына, аның белән аренда шартнамәсен төзү хокукын расламый; - милек муниципаль ихтыяҗлар өчен файдаланылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International