Постановление главы ЗМР “О Координацонном Совете...
ТР Зеленодольск муниципаль районы башлыгының “Зеленодольск муниципаль районы башлыгы карамагындагы Хезмәтне саклау буенча координацион совет турында” карары
Зеленодольск муниципаль районында хезмәтне саклау өлкәсендә гражданнарның хокукын тормышка ашыру максатында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексы (210нчы маддә) таләпләренә, “Татарстан Республикасында Хезмәтне саклау турында” Татарстан Республикасы законы, ТР Министрлар Кабинетының 2008 елның 10 ноябрендә кабул ителгән “ Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында” 799нчы карарына ярашлы рәвештә,
КАРАР ИТӘМ:
1.Зеленодольск муниципаль районы башлыгының 2013 елның 8 маенда кабул иткән 02-38нче карарында расланган Зеленодольск муниципаль районы башлыгы карамагындагы хезмәтне саклау буенча координацион совет составына үзгәрешләрне 1нче кушымтага ярашлы итеп кертергә.
2.Хәзерге карарны контрольдә тотуны үз өстемә алам.
Ф.Шәмсиев,
Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары