Шәһәр тарихы

Идел кичүендә төн кунып чыгу өчен салынган алачыктан 205 еллык тарихы һәм талантлы халкы, Татарстан өчен мөһим производствосы (җитештерү) булган төбәккә әйләнгән җир ул – гүзәл Зеленодольск.

Без әлеге тарихның кайбер баскычларын күрсәтәбез, ул газета укучыларыбызга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
 

  • 1703 ел – Мәскәүгә илтүче почта трактында, төн кунып чыгу өчен, йорт салына.
  • 1802 ел – Зеленодольск шәһәренең юл башы булган Гәр авылына нигез салына.
  • 1865 ел – Кабачищи бистәсе турында беренче тапкыр телгә алына.
  • 1890 ел – Казан өязе Ильинское волостеның Кабачищи пүчинкәсе мөстәкыйль Кабачинское авыл җирлегенә әйләнә. Бу авылны булачак Зеленодольск шәһәренең анасы дип атарга була.
  • 1890 ел – Америка эшмәкәре Ропс биредә шырпы фабрикасы төзи, бу хәл агач эшкәртү сәнәгатенә нигез сала (бүгенге ЗФЗ).
  • 1892 ел – Гәр авылында халык акчасына агач чиркәү салына. Зеленодольск шәһәре приходы төзелә, Гәр һәм Кабачищи авылы бергә кушылып, Зеленодольск авылына әйләнә.
  • 1893 ел – Кабачищидан 3 километр ераклыкта барлыкка килгән Зеленодольск торак пункты Мәскәү – Казан тимер юл станциясе статусы ала.
  • 1895 ел – затон ярында судно ремонтлый торган казна остаханәләре төзелә (хәзерге Горький исемендәге суднолар төзү заводы).
  • 1898 ел – Волга-Вишер акционерлык җәмгыяте металлургия заводы төзүгә керешә (хәзерге ПОЗИС).
  • 1910 елдан 1913 елның 25 маена кадәр – бөек рус галиме, күпер төзүче инженер, профессор Н.А.Белелюбский проекты буенча Идел елгасы аша күпер төзелә. Күпер пролеты күләме буенча үз заманы өчен Европада – беренче, ә дөньяда икенче күпер була.
  • 1913 елның 11 июле – күперне тантаналы ачу. Паратск затоны бистәсе Зеленодольск дип атала башлый.
  • 1918 елның 15 августы – Совнарком декреты белән Зеленодольск сәнәгать тибындагы бистә статусы бирелә.
  • 1918 ел – Кабачищи, Идел аша күпер, Зөя станциясе Беренче бөтендөнья сугышының үзәгенә әйләнә.
  • 1929 ел – «Зеленодольская правда» газетасы оеша.
  • 1929 елның җәе – үз вакытының иң зур заводларыннан берсе фанер заводы эшли башлый (бүгенге ПФМК).
  • 1929 ел – Васильево бистәсендә беренче пекарня ачыла.
  • 1930 елның 21 феврале – партиянең Свияжск (Зөя) райкомы активы җыелышында кулаклар язмышы хәл ителә.
  • 1931 елның 18 сентябре – Паратск заводын җибәреп карыйлар.
  • 1931 елның 1 октябре – «Паратск заводы» предприятиесе тантаналы төстә Серго исемендәге завод дип үзгәртелә.
  • 1932 елның 10 марты – Зеленодольск шәһәренә - шәһәр статусы бирелә.
  • 1933 ел – 100 койкалык дәваханә төзелә.
  • 1935 ел – Зеленодольск шәһәрендә икмәк заводы төзелә.
  • 1935 ел – Шпал заводы файдалануга тапшырыла.
  • 1939 ел – Механика көллияте эшли башлый.
  • 1942 ел – Паратскида хәрби төзелеш отрядыннан Зеленодольск промстройфирмасы төзелә.
  • 1944 ел – Зеленодольск суднолар төзелеше техникумына нигез салына.
  • 1944 елның 10 декабре – «Родина» мәдәният сарае ачыла.
  • 1946 елның 16 апреле – Халык депутатларының Зеленодольск Советы Башкарма комитеты карамагында мәдәният бүлеге оештырыла.
  • 1947 ел – Спорт мәктәбе ачыла.
  • 1949 елның ноябре – Махсус приказ белән Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы оештырыла, ул вакытта ЦКБ-340 дип атала.
  • 1951 ел – Шәһәр урамнары буйлап беренче маршрут автобуслары йөри башлый.
  • 1955 ел – Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинаты эшли башлый.
  • 1958 ел – Зеленодольск район үзәге була.
  • 1960 ел – ПОЗИС конвейерыннан «МИР» суыткычының беренче партиясе төшә.
  • 1961 ел – Горький исемендәге завод стапеленнән беренче «МЕТЕОР» теплоходы төшә.
  • 1962 ел – «Россия» кинотеатры ачыла.
  • 1963 ел – Медицина училищесы ачыла.
  • 1965 ел – Казанның «Татгражданпроект» оешмасы Зеленодольск күлен төзекләндерү буенча проект эшли.
  • 1967 елның 6 ноябре – Ял паркында Дан мемориалы ачыла.
  • 1969 елның 29 декабре – Зеленодольск универмагы ачыла.
  • 1971 ел – Горький исемендәге мәдәният сарае ачыла.
  • 1975 ел – Шәһәр пляжы төзелә башлый.
  • 1976 ел – Автовокзал бинасы файдалануга тапшырыла.
  • 1977 елның ноябре – Өсте капланган яңа шәһәр базары эшли башлый.
  • 1978 ел – Зеленодольск шәһәрендә комсомолның 60 еллыгына Советлар Союзының барлык төбәкләреннән 20нче, 30нчы, 40нчы еллар комсомоллары җыела.
  • 1978 елның ноябре – үзәк китапханә системасы төзелә. Ул шәһәр һәм районның 49 китапханәсен берләштерә.
  • 1979 ел – Җиңү көненә багышлап беренче марафон үткәрелә.
  • 1980 елның 21 октябре – Зеленодольск шәһәрендә ТР Милли музееның филиалы – халык иҗаты һәм этнографиясе музее ачыла.
  • 1990 ел – 120 койкалык бала тудыру йорты ачыла.
  • 1990 ел – «Зеленый Дол» телекомпаниясе ачыла.
  • 1991 ел – Игумен Всеволод җитәкчелегендә Раифа ирләр монастыре торгызыла башлый.
  • 1992 ел – Мирный микрорайонында сәнгать мәктәбе эшли башлый.
  • 1994 елның 10 октябре – «Зеленый Дол» телекомпаниясе «Наш Зеленый Дол. Зеленодольск» газетасын гамәлгә куя.
  • 1994 ел – Раифа монастыренда Идел буенда бердәнбер балалар приюты ачыла.
  • 1995 ел – «Яшел Үзән» газетасы нәшер ителә башлый.
  • 1998 елның апрелендә – «Ветеран» йорты файдалануга тапшырыла.
  • 2000 елның 12 мае – «Идел» инвалидларны тернәкләндерү республика үзәге эшли башлый.
  • 2002 елның феврале – рәсем сәнгате мәктәбе һәм шәһәр галереясы ачыла.
  • 2004 елның 9 мае – тарихи- мәдәни мирас музее ачыла.
  • 2005 елның мае – Дан паркында масштаблы реконструкция.
  • 2007 елның 7 сентябре – Зеленодольск шәһәренең 205 еллыгы уңаеннан шәһәр казанышларын символлаштыручы стела куела.
  • 2010 ел – Зөя утравында масштаблы торгызу эшләре башланды.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 июне, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International